Министрлык татарстанлыларга мәшгульлек һәм социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде

2019 елның 28 декабре, шимбә

27 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган милли проектлар турында гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру җәһәтеннән халык белән ачык очрашулар оештырды.

"Тандем" сәүдә күңел ачу комплексында татарстанлыларга министр урынбасарлары Наталья Бутаева һәм Клара Таҗетдинова, хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге хезмәткәрләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм республика матди ярдәм үзәге вәкилләре консультацияләр бирде. Чарада шулай ук министр Эльмира Зарипова да катнашты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре гражданнарга хезмәт мөнәсәбәтләре, хезмәт хакын вакытында түләү, социаль ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр күрсәтте. Шулай ук белгечләр татарстанлыларның балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына кагылышлы сорауларына да җавап бирделәр.

Теләге булган һәркем һөнәр сайлау буенча компьютер тестын уза, шәһәрнең хезмәт базарындагы вакансияләр турында мәгълүмат белән таныша алды.

Бу атнада шулай ук гражданнарны кызыксындырган сораулар буенча гавами очрашулар Казанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә узды. 24 декабрьдә республика халкының сорауларына министр урынбасарлары Юлия Абдреева һәм Наталья Бутаева җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International