Волонтерлар "Хыял" приютында тәрбияләнүчеләргә күптән көтелгән бүләкләр тапшырды

2019 елның 28 декабре, шимбә

Яңа ел алдыннан Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында театральләштерелгән яңа ел тамашасы узды. Балалар янына бәйрәмгә Аксубай муниципаль районы башлыгы К.Гыйльманов, "Лента" сәүдә йорты волонтерлары,  Казанның "Игелекле эш" төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары килде.

Чара барышында балалар әкият дөньясына, көтелмәгән маҗаралар, Яңа ел җырлары, әйлән-бәйлән, биюләр, уеннар, конкурслар һәм сюрпризлар дөньясына чумды. Кунак-волонтерлар һәм "Кыш бабайга хат" акциясе ярдәмендә балалар күптән көтелгән бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International