Спаста бәйрәм чараларын үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж узды

2019 елның 27 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм чараларын үткәргәндә социаль хезмәт алучылар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш инструктаж һәм эвакуация буенча күнегүләр уздырылды.

Интернатта яшәүчеләрне планлы янгын-тактик эвакуацияләү  тәүлекнең көндезге вакытында үткәрелде. Эвакуациянең максаты янгын булу очрагына персоналларның гамәлләрен чарлау иде.

Инструктажны янгын очрагына профилактик максаттан ТР Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, Эчке эшләр майоры С.Деманов үткәрде. Өлкәннәргә янгын сигналы очрагында үз-үзеңне тоту һәм гамәл кылу кагыйдәләре аңлатылды.

Директор Костина Алевтина Владимировна  янгынны профилактикалау буенча инструкцияләрне өстәмә мәгълүмат белән тулыландырды һәм интернатта яшәүчеләргә үтенеч белән мөрәҗәгать итте: “Бик уяу һәм игътибарлы булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмаска”, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International