ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

"Мин әйтәм!" проекты кысаларында Дәрвишләр акылга зәгыйфь  балалар интернат-йортында тәрбияләнүче Михаил Сарбаш атнага берничә тапкыр сөйләмен үстерү һәм коррекцияләү өчен интерактив инструментлар логопед комплексы "Шхуна"да шөгыльләнә.

Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "ТатРИТЭКнефть" ААҖнең Яңа ел чыршысына чакыру алды. Район мәдәният йортында әкияти тамаша булып узды.

Яңа ел алдыннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр янына Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, район башлыгының беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Крым-Сарай авылы җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов  килде. Алар интернат-йорттагыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен Нефтехим Арена Боз сараенда "Эльфлар. Кышкы урман серләре"  дигән чарага баруны оештырдылар. Максаты: гаилә ялын оештыру.


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

26 нчы декабрьдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Ләйсән Насырова, Риима Шакирова, Рәзилә Ярмухаметова, Альбина Сайфуллина һәм Айгөл Сәлимова социаль хезмәт алучылар белән “Яна елны каршылыйбыз!" күңел ачу кичәсе оештырды.

Кичә, 27 нче декабрь көнне, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында персоналның кешеләрне эвакуацияләү, учреждение бинасында шартлы янгынны сүндерү буенча чираттан тыш практик күнекмә үткәрелде.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына "Татарстан Республикасы Идарәче кадрларын әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе" төбәк иҗтимагый оешмасыннан бүләкләр тапшырылды.

2019 елда "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге тарафыннан пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту оештырылды. Пенсия яшенә җитеп килүче 16 дәүләт (муниципаль) учреждение хезмәткәре һәм "Зәй шикәре" заводының 17 хезмәткәре һөнәри белем алды.

Яңа ел бәйрәме һәм кышкы каникул уңаеннан Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Буа газы" ЭПУ һәм профильле ведомстволар белгечләре белән берлектә муниципаль район территориясендә уртак рейдлар уздырды.

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Тамара Якушкина җитәкчелегендә "КамАЗ" мәдәният сараеның “Илһам” бию студиясенең Яңа ел концерты узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International