Яңа ел алдыннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр янына Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, район башлыгының беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм Крым-Сарай авылы җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов килде. Алар интернат-йорттагыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Мөхтәрәм кунаклар интернат-йорттагыларга бүләкләр тапшырды, һәр кешегә җылы теләкләрен ирештерделәр.Социаль хезмәт алучылар бик канәгать һәм рәхмәтле булып калды.