4 нче гыйнварда Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Сайфуллина Альбина һәм Насырова Ләйсән кышкы каникул вакытында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән эшләү планын тормышка ашыру уңаеннан "Каникулны ата-аналар белән бергә үткәрик!" дип исемләнгән уен-практикум һәм "Мәзәкчеләр" уен программасы уздырды.
Бу хакта журналистларга матбугат туры вакытында Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры хәбәр итте.
Биектау районында "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" республика проекты уңаеннан өлкән яшьтәге пенсионер Ш. Н.Низаметдинова үзенә хезмәт күрсәтә алмагач, Казаклар авылында Сафиннар гаиләсе опекага алды. Районның "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре әлеге гаиләдәге хәлләрне даими күз уңында тота.
Татарстан Республикасында даими яшәүче яңа туган балалы, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр памперс, юрган, комбинезон, киез итек һәм башка әйберләр алачак.
Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт алучы балалар Кыш бабайга үз теләкләрен белдереп хат язды. Бу хатлар шәһәрдә ел саен үткәрелә торган "Кыш бабай бул" хәйрия акциясен үткәргән НТР телерадиокомпаниясенә тапшырылды. Теләгән һәркем НТРга балалар өчен бүләкләр алып килә алды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Татарстанда беренче бала тапкан 1 861 яшь ана һәм өченче баласы туган 375 хатын-кыз 2019 елның 20 декабренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Күптән түгел Нурлат социаль хезмәт күрсәтү "Гармония" үзәгендә "көмеш" яшьтәге волонтерлар пәйда булды. Бу - Нурлатның физик һәм мораль көчләрен тойган, бай тәҗрибәләрен тормышка ашыру теләге булган актив һәм инициативалы гражданнар.
Питрәч районы "Кайгырту" халыкны комплекслы социаль тәэмин итү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Альпари" хәйрия фонды һәм район хәйриячеләре ярдәме белән "Кыш бабайга хат" дип исемләнгән Яңа ел алды акцияләре уздыра. Мөмкинлекләре чикле балалар һәм социаль куркыныч хәлдәге балалар өчен татлы бүләкләр тапшыралар.
28 декабрь көнне Минзәлә шәһәренең "Веста" күппрофильле яшьләр үзәгендә "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе уңаеннан "Дед Мороз в королевстве кривых зеркал" дигән әкияти тамаша үткәрелде. Бәйрәмнең кунаклары - социаль хезмәтләр алучы гаиләләр.