Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Тамара Якушкина җитәкчелегендә "КамАЗ" мәдәният сараеның “Илһам” бию студиясенең Яңа ел концерты узды.
Чараның максаты: мөмкинлекләре чикле кешеләрне мәдәни ял итү тирәлегенә җәлеп итү һәм бәйрәм кәефе булдыру.
Иҗади коллектив үзенең Яңа ел программасы белән социаль хезмәт алучыларны бию, музыка һәм халык аваз иҗаты дөньясына җиңел җәлеп итте. Тамашачылар биюләргә, вальсның нәфис хәрәкәтләренә һәм искиткеч матур сәхнә костюмнарына сокланды. Сатирик мәсәлләр, кыш, Яңа ел темасына багышланган дәртле җырлар тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Чара ахырында артистлар барлык социаль хезмәт алучыларны татар халык көенә “флешмоб” биюендә катнашырга чакырды һәм алар бик теләп уенга кушылдылар.