2019 елда "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге тарафыннан пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту оештырылды. Пенсия яшенә җитеп килүче 16 дәүләт (муниципаль) учреждение хезмәткәре һәм "Зәй шикәре" заводының 17 хезмәткәре һөнәри белем алды.
Муниципаль учреждение хезмәткәрләре “Бухгалтер”, "Педагог-дефектолог" һәм "Педагог-психолог" юнәлешләре буенча һөнәри әзерлек узды.
"Зәй шикәре" заводы хезмәткәрләре “Күтәргеч механизмнар өчен йөкләрне беркетүче” (стропальщик), "Төзелеш монтаж эшләре мастеры", "Аеруча куркыныч, техник яктан катлаулы һәм уникаль объектларда төзелеш куркынычсызлыгы һәм төзелеш контролен тормышка ашыру", "Хезмәтне саклау белән идарә итү" программалары буенча укыды.
50 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләрне, шулай ук пенсия яшенә җитеп килүче затларны укыту программасы киләсе елда да дәвам итәчәк. Дәүләт (муниципаль) учреждениеләре, шулай ук шәхси оешмалар үз хезмәткәрләрен федераль проект кысаларында укытып алу мөмкинлеге бар. Мәшгульлек үзәге укуга гаризалар кабул итә.