Минзәлә интернат-йортында эвакуация буенча күнегүләр үткәрелде

2019 елның 28 декабре, шимбә

Кичә, 27 нче декабрь көнне, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында персоналның кешеләрне эвакуацияләү, учреждение бинасында шартлы янгынны сүндерү буенча чираттан тыш практик күнекмә үткәрелде.

Чара янгынга каршы хезмәт вәкилләре белән берлектә үткәрелде. Аның максаты - объектта янгын чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның эш-гамәлләрен чарлау.

Күнегүләр барышында шулай ук социаль хезмәт алучылар һәм учреждение хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International