Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен Нефтехим Арена Боз сараенда "Эльфлар. Кышкы урман серләре" дигән чарага баруны оештырдылар. Максаты: гаилә ялын оештыру.
Яңа ел алды көннәрендә "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ балалы гаиләләргә 60 билет бүләк итте. Боз тамашасына килүчеләр кышкы урманның куркыныч серләре һәм фантазияләр дөньясында күңел ачты.
Барлык тамашачылар да боздагы кызыклы тамашаны карап, искиткеч көй, искиткеч костюмнарга сокланды, яхшы кәеф алдылар.