26 нчы декабрьдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Ләйсән Насырова, Риима Шакирова, Рәзилә Ярмухаметова, Альбина Сайфуллина һәм Айгөл Сәлимова социаль хезмәт алучылар белән “Яна елны каршылыйбыз!" күңел ачу кичәсе оештырды.
Әлеге күңел ачу балаларда шатлыклы кәеф тудыру, уртак эшчәнлеккә керешү, рухи күңел ачу, зщвыкны баету максатыннан оештырылды. Бәйрәмдә 30 социаль хезмәт алучы катнашты.
Бәйрәм кунаклары Кыш бабай, Кар кызы, Төлке - Алиса, Убырлы карчык һәм Кызыл калфак белән бергә күңел ачты. Килгән кунаклар бик күп уңай эмоцияләр һәм ел ахырына кадәр җитәрлек яхшы кәеф алып кайтып китте. Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.