Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "ТатРИТЭКнефть" ААҖнең Яңа ел чыршысына чакыру алды. Район мәдәният йортында әкияти тамаша булып узды.
Бәйрәм ачык акционерлык җәмгыяте вәкиле Ф.Сибгатуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары С. Александровның котлавы белән башланып китте.
Балалар өчен артистлар махсус кызыклы Яңа ел тамашасы әзерләгән иде, ә Кыш бабай белән Кар кызы барлык нәни кунакларга Яңа ел бүләкләре тапшырды.