Яңа ел бәйрәме һәм кышкы каникул уңаеннан Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Буа газы" ЭПУ һәм профильле ведомстволар белгечләре белән берлектә муниципаль район территориясендә уртак рейдлар уздырды.
Рейд барышында ведомствоара һәм ведомствода учетта торучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелә, ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктажлар үткәрелә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре яки башка гадәттән тыш хәл очрагында шалтыратырга тиешле ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары белән белешмәлекләр тапшырыла.
Тикшерү уздырганда йорт хуҗалыкларында газ һәм электр җиһазларының техник торышына зур игътибар бирелә, автоном янгын сигналларының гаиләләр яши торган урыннарда эшләве тикшерелә. Белгечләр һәр гаиләгә газ приборларыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү буенча белешмәлекләр тапшыра.
29 йорт хуҗалыгын тикшерү нәтиҗәләре буенча 7 хуҗалыкта электр үткәргеч алыштырылырга тиеш, 2 йортта автоном янгын кисәтү җайланмаларының батареясен алыштырылырга тиеш.
Буа районында бу юнәлеш буенча уртак эш дәвам итә.