Гаиләгә тәрбиягә алынган әбине Яңа ел белән котладылар

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Биектау районында "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" республика проекты уңаеннан өлкән яшьтәге пенсионер Ш. Н.Низаметдинова үзенә хезмәт күрсәтә алмагач, Казаклар авылында Сафиннар гаиләсе опекага алды. Районның "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре әлеге гаиләдәге хәлләрне даими күз уңында тота.

26 декабрь көнне социаль эш буенча белгеч, шәфкать туташы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе психологы белән берлектә әби яши торган гаиләне тикшерде. Биредәге яшәү шартлары белән таныштылар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, гаиләдәге вәзгыять тотрыклы, гаилә әгъзалары белән өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәтләр дустанә, ихтирамлы.

Шулай ук Ш. Н.Низаметдинованы якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International