ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Чулпан Галләмова өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен "Когнитив функцияләрне үстерү"дигән мини-тренинг үткәрде.

Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  оештырылган "Алтын яшь" өлкәннәр белән аралашу клубында Раштуа бәйрәме чарасы үткәрелде.

Түбән Кама районының "Балкыш" приютындагылар тәрбиячеләр Гөлназ Курмакаева һәм Оксана Бәширова җитәкчелегендә "Минем һөнәрем" акциясендә катнаштылар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Театр елы узып китте. Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре дә Театр елына йомгак ясады.

9 нчы гыйнварда Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортына барлык социаль хезмəт алучыларны зур бəйрəм - Раштуа белəн котларга Изге Авраам храмы якшəмбе мəктəбе балалары  жыелды.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

5 гыйнвар көнне Балтач муниципаль районында яшәүче  Александр һәм Анастасия Терентьевлар гаиләсендә Алена исемле кыз туды.  Сабый Балтач районында беренче булып балалар кирәк-яраклары комплектына ия булды.

Түбән Кама муниципаль районындагы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау минстрлыгы оештыручы "5S Лин-офисы-2019" дип аталган конкурста катнашты.

5 нче гыйнвар көнне Әгерҗе районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында  тәрбияләнүче балалар янына кунакка Германия Регенсбурск университетыннан Алекс Шперлинг килде. Хәзерге вакытта Алекс Казан федераль университетында  стажировка үтә.

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә "Бию ритмында" дигән бию түгәрәгенә йөрүчеләрнең йомгаклау концерты булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International