Минзәлә районында "Теләк чыршысы" дигән акция уздырылды

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

28 декабрь көнне Минзәлә шәһәренең "Веста" күппрофильле яшьләр үзәгендә "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе уңаеннан "Дед Мороз в королевстве кривых зеркал" дигән әкияти тамаша үткәрелде. Бәйрәмнең кунаклары - социаль хезмәтләр алучы гаиләләр.

Барлык катнашучылар да тылсымлы Яңа ел атмосферасында. Балалар һәм ата-аналар күңелле конкурсларда катнашты, җырлар башкарды һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Балалар Кыш бабайга бик дулкынланып шигырьләр сөйләдел һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Акцияне оештыручы Юлия Яппарова балаларга һәм өлкәннәргә җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: "Яңа ел – могҗизалы бәйрәм, ул вакытта балалар могҗиза һәм теләкләрнең үтәлешен көтә, без аларны үтәргә тырышабыз".

Минзәлә районы социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова сүзләренә караганда, аерым балаларның һәм катлаулы тормыш хәлендә калучыларның хыяллары чынга ашуы бик мөһим. Акциядә катнашкан барлык кешеләр дә балаларга мөмкин кадәр күбрәк кайгыртучанлык, җылылык һәм игътибар күрсәтергә омтыла.

"Дүртенче ел рәттән шәһәр, район эшмәкәрләре һәм гражданнар исеменнән Юлия Мөкатдисовна "Теләк ләр чыршысы" акциясе үткәрә. Алтын йөрәкле фидакарь кешеләргә чиксез рәхмәт", - акцияне оештыручыларга рәхмәт белдерде халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталья Елхова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International