Татарстан Республикасында даими яшәүче яңа туган балалы, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр памперс, юрган, комбинезон, киез итек һәм башка әйберләр алачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 ел 4 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә ТРда даими яшәүче, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган, яңа туган балалары булган гаиләләр 2020 елдан балалар өчен кирәк-яраклар җыелмасы белән тәэмин ителә. Шул ук вакытта бала бирнәсенә кергән җыелма республика предприятиеләрендә җитештерелгән.
Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга матбугат туры вакытында сөйләде.
"Бүләк комплектын алучылар саны 4 415 кеше булыр дип көтелә, республика бюджетыннан бу максатларга елына 39 млн сумнан артык акча бирү планлаштырыла", – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.
Министр Эльмира Зарипова журналистлар белән бергә Казанда яшәүче Тәлгать һәм Алия Насыйбуллиннар гаиләсендә булды. Алар киләсе елның гыйнвар аенда бәби көтә һәм беренчеләрдән булып бала бирнәсе алучы гаилә буларак та теркәләчәкләр.
Гаиләдә инде ике бала – Радель һәм Ралина тәрбияләнә. Тиздән күп балалы әни булачак Алия Насыйбуллина сүзләренә караганда, гаиләгә мондый ярдәм бик кирәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүләк комплекты бала тудыру йортында ана белән бала өйгә кайтканда бирелә. Чыгарылыш көнендә бүләк комплекты алынмаган очракта, гаилә (әтисе, әнисе, опекун) аны бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча яшәү урыны буенча бала тудыру йортында алырга мөмкин.