Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны каплау эше дәвам итә

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Апас муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Әйтик, "Кайнар икмәк" ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдында 29,8 мең сумлык бурычын каплады.

Шулай ук "Чулман" ҖЧҖдә (Минзәлә муниципаль районы) хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Предприятие 100 хезмәткәргә 2 500,0 мең сум әҗәтен кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International