Түбән Кама телевидениесе социаль хезмәт алучы балаларның теләкләрен үтәде

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт алучы балалар Кыш бабайга үз теләкләрен белдереп хат язды. Бу хатлар шәһәрдә ел саен үткәрелә торган "Кыш бабай бул" хәйрия акциясен үткәргән НТР телерадиокомпаниясенә тапшырылды. Теләгән һәркем НТРга балалар өчен бүләкләр алып килә алды.

26 нчы декабрь көнне "Веста" үзәгендә Яңа ел тамашасы узды, анда 30 гаилә чакырылган иде. Барлык балалар да тамашада актив катнашты, барлык биремнәрне кызыксынып үтәделәр.

НТР хезмәткәрләре тарафыннан бүләкләр тапшыру бәйрәмнең кульминациясе булды. Хәйриячеләр балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итте – машиналар, курчаклар, тимераяк, чаналар, тәм-томнар һ.б. сатып алынды. Балалар һәм ата-аналар бик канәгать калды һәм оештыручыларга хыялларын чынбарлыкка әйләндерергә булышканнары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International