Эльмира Зарипова: “Авылда яшәүче әниләргә түләүләр нәтиҗәсендә республикада өч балалы гаиләләр саны артты”

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Бу хакта журналистларга матбугат туры вакытында Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры хәбәр итте.

Бүген Эльмира Зарипова Лаеш районында булды, анда Андрей һәм Вероника Айдашевлар гаиләсен өченче бала туу уңаеннан түләүне рәсмиләштерү белән котлады.

Сабый гаиләдә ике ай элек туган. Айдашевлар документларны тапшырган инде һәм киләсе ел башында 100 мең сум акча алачак. Яңа ел алдыннан алар министрлыктан Яңа ел бүләкләре алды.

Шуны да искәртик: 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап, Татарстан Республикасында Президент Рөстәм Миңнеханов карары буенча, авыл җирлегендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууны стимуллаштыру чаралары кертелде. Әйтик, беренче баланың әнисе 25 яшькә җитмәсә, түләү 50 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр 29 яшькә кадәр ана өченче бала тапса, түләү күләме 100 мең сум.

2019 елда республика түләве аркасында Татарстанда беренче бала туу саны кимемәгән һәм элеккеге дәрәҗәдә калган, ә өченче бала туу күләме 1,3% ка артты.

Татарстанда беренче бала тапкан 1 861 яшь ана һәм өченче баласы туган 375 хатын-кыз 2019 елның 27 декабренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Шулай ук Эльмира Зарипова бүген Анастасия һәм Илья Захаровлар гаиләсен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бүген алар документларны яңадан рәсмиләштерде һәм соңгы үзгәрешләр – бала өч яшькә җиткәнче түләүне алачаклар. Беренче бала тууга (уллыкка) бәйле айлык федераль түләү эшкә яраклы халыкның җан башына уртача кереме 1,5 тапкыр яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә балага яшь ярым җиткәнче бирелә. 2018 елның гыйнвар аеннан бирле андыйлар 13 197 кеше булган. Хәзер 9 798 кеше түләү ала.

2020 нче елның 1 нче январыннан әлеге түләү эшкә яраклы халыкның җан башына уртача кереме 2 яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә биреләчәк. Түләү балага 3 яшь тулганчы биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International