Питрәч районы "Кайгырту" халыкны комплекслы социаль тәэмин итү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Альпари" хәйрия фонды һәм район хәйриячеләре ярдәме белән "Кыш бабайга хат" дип исемләнгән Яңа ел алды акцияләре уздыра. Мөмкинлекләре чикле балалар һәм социаль куркыныч хәлдәге балалар өчен татлы бүләкләр тапшыралар.
Хезмәткәрләр Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, районның торак пунктларында балаларны һәм ата-аналарны Яңа ел белән котлый һәм бүләкләр тапшыра. Акциядә барлыгы 49 мөмкинлекләре чикле бала, балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрмәүче балалар һәм социаль куркыныч гаиләләрдә яшәүче 11 бала катнашты.