"Шәфкать" психологлары кышкы каникул вакытында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр арасында дәрес үткәрде

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

4 нче гыйнварда Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Сайфуллина Альбина һәм Насырова Ләйсән кышкы каникул вакытында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән эшләү планын тормышка ашыру уңаеннан "Каникулны ата-аналар белән бергә үткәрик!" дип исемләнгән уен-практикум  һәм "Мәзәкчеләр" уен программасы уздырды.

Әлеге чара балалар, ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Уен вакытында  "Мин һәм әни (әти)", "Әрләштеләр", "Әни (әти) белән мактан", "Өйдә берүзе" балалар өчен баш мие штурмы, "Тылсымлы таякчык" күнегүе, "Ата-аналар һәм балалар" уены үткәрелде.

Ата-аналарга балалар белән проблемаларны хәл итүдә яңа ысуллар тәкъдим ителде, аралашу күнекмәләрен эшкәртү үткәрелде.  Әлеге чарада 10 социаль куркыныч гаилә  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International