5 нче гыйнвар көнне Әгерҗе районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче балалар янына кунакка Германия Регенсбурск университетыннан Алекс Шперлинг килде. Хәзерге вакытта Алекс Казан федераль университетында стажировка үтә.
Приютта тәрбияләнүче балаларга, приют хезмәткәрләренә, Красный Бор урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы укучыларга Алекс Шперлинг очрашуда үзенең туган шәһәре Регенсбург, аның мәдәният һәм сәнгате, немец халкының йолалары турында сөйләде. Балалар бу очрашуда чын немец сөйләм телен ишеттеләр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Очрашу бик күңелле узды, ә Красный Бор җирлегендә яшәүче балаларда һәм укучыларда немец телен өйрәнү теләге туды. Бу чарада 14 бала катнашты.