"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирүче видеоролик төшерде

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Түбән Кама районының "Балкыш" приютындагылар тәрбиячеләр Гөлназ Курмакаева һәм Оксана Бәширова җитәкчелегендә "Минем һөнәрем" акциясендә катнаштылар.

Алар "Пешекче һөнәре" турында видеоролик төшерде. Акциядә актив катнашканнары өчен грамотага лаек булдылар. Балаларны бүләкләү сыйфатында Яшел Үзән шәһәренең "Серго" исемендәге заводка чакырдылар.

Балаларга завод буенча танып-белү экскурсиясе оештырылды һәм "Pozis" маркалы суыткычларның ничек ясалуын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International