Бүген Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Ах, бу иске Яңа ел" дигән социаль-анимацион чара уздырды.
13 гыйнвар көнне, Иске Яңа елда, Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен "Кышкы утырулар" дип исемләнгән чара оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Шавганиевлар гаиләсен дүртенче сабыйлары туу белән котлады. Ринат һәм Руфинә Казанда беренче булып балалар кирәк-яраклары бүләк комплектын алды.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдәге 80 гаилә һәм 48 күп балалы гаиләгә янгынга каршы рейд уздырды.
10 нчы гыйнвар көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Барысы да яхшы булырга тели, барысы да рәхмәт әйтә" дигән күңел ачу чарасы узды.
10 гыйнвар көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортта социаль хезмәт алучылар өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган кызыклы чара оештырылды. Чараның максаты - яшәүчеләр арасында патриотизм рухын күтәрү.
Татарстанда беренче бала тапкан 22 яшь ана һәм өченче баласы туган 5 хатын-кыз 2020 елның 10 гыйнварына яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
10 гынварда Теләченең Үзәк авыл җирлеге территориясендәге авыл мәдәният йортында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең мөмкинлеге чикле балалары булган гаиләләр өчен "Наз” Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган “Кыш бабайга открытка” акциясендә катнашкан балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларга “Бөтен җирнең балалары дус” дип аталган дәрес оештырылды.
Пенсионерларга 3 300 сум күләмендә айлык акчалата түләү алу мөмкинлеге турында мәгълүмат киң таралуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.