"Өмет утравы" үзәгендә Раштуа утырулары

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  оештырылган "Алтын яшь" өлкәннәр белән аралашу клубында Раштуа бәйрәме чарасы үткәрелде.

Печище мәдәният йорты базасында, бәйрәмчә бизәлгән залда клубның актив һәм инициативалы катнашучылары җыелды. Үзәк белгечләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Раштуа программасы әзерләде һәм үткәрделәр.Өлкәннәр борынгы уеннарда катнашты, рәхәтләнеп шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, табышмаклар чиштеләр. Алар Раштуа гореф-гадәтләре һәм сынамышларын искә төшерделәр, чөнки күп сынамышлар безнең көннәргә дә килеп җиткән. Клубта катнашучылар гыйнвар аеның салкын көннәрендә һәр авылда  уза торган “Раштуа уеннары” турында сөйләделәр. Алар монда үзләрен күрсәтер өчен, башкаларны күрергә, такмаклар әйтү өчен, уен-көлкеле уйнарга җыенды – бу аларны якынайтты.    

Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International