“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә концерт

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә "Бию ритмында" дигән бию түгәрәгенә йөрүчеләрнең йомгаклау концерты булып узды.

Чараның максаты: бию сәнгатен, сәхнә чыгышын үстерү, үз сәләтеңне күрсәтә белү һәм җәмгыятькә нәтиҗәле социаль җайлашу.

Бию түгәрәгенә йөрүче социаль хезмәт алучылар бию төрләренең төп нигезләрен үзләштереп, тамашачылар алдында зур чыгыш ясады. Тамашачыларны "Анастасия" мультфильмы музыкасына һәм катлаулырак композициягә - Вахтанг Кикабидзеның "Минем елларым – минем байлыгым" дигән җыр көенә  башкарылган фигуралы вальслар аеруча сокландырды. Социаль хезмәт алучылар һәрбер номерны көчле алкышлар һәм яхшы кәеф белән каршы алды. Владимир Кириков үзе иҗат иткән шигырьләр сөйләде, алар арасында тамашачыларга "Изгелек" үзәге һәм “Яңа ел” турындагыларын ишетү Яңа ел рухы  өстәде. Күңелне дәртләндерүче биюләр залдагы барлык кешеләргә уңай энергия бирде.

Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International