Спас интернат-йортында яшәүчеләрне Раштуа бәйрәме белән котладылар

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

9 нчы гыйнварда Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортына барлык социаль хезмəт алучыларны зур бəйрəм - Раштуа белəн котларга Изге Авраам храмы якшəмбе мəктəбе балалары  жыелды.

Бәйрəмне Изге Авраам храмы рухание Сергий атакай Раштуа бəйрəме белəн котлаудан башлап жибəрде, интернатта яшəүчелəргə нык сəламəтлек, озын гомер телəде.
Рус халык əкияте "Морозко" мотивлары буенча куелган спектакль карау, Кыш Бабай белəн бергəлəп жырлар башкару, шигырьлəр сөйлəү өлкəннəрдə аеруча матур хислəр уятты. Раштуаны бəйрəм итү бəйрəмчə жылы һəм шатлыклы атмосферада узды. Якшəмбе мəктəбе укучылары һəм Кыш Бабай əзерлəгəн Раштуа бүлəклəре социаль хезмəт алучылар өчен күңелле бер сюрприз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International