Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Чулпан Галләмова өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен "Когнитив функцияләрне үстерү"дигән мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның хәтер, игътибар, фикерләү сәләтләрен үстерү.
Тренинг барышында фикерләү сәләтен үстерү өчен социаль хезмәт алучыларга түбәндәге күнегүләр үткәрелде: "Дүртенчесе артык", "Закончалыкны ачыклау", "Анаграмма". Катнашучылар хәрефләрне билгеле бер рәвештә күчерәләр, нәтиҗәдә алдан фаразланган башка сүз килеп чыга. Ә хәтер һәм игътибарны үстерү өчен "Исеңдә калдыр һәм кабатла", "Тышкы кыяфәт", "Сүз тап" күнегүләре үткәрелде.
Социаль хезмәт алучылар игътибарлык һәм активлык күрсәтеп, чарада теләп катнаштылар. Катнашучылар, яшь барган саен хәтердә үзгәрешләр сизелүен һәм мондый чаралар когнитив функцияләрнең төп күрсәткечләрен – хәтер, игътибар, фикерләү сәләтләрен яхшырту һәм саклап калуда ярдәм итүен билгеләп үттеләр.
"Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән тренингта 16 кеше катнашты.