5 гыйнвар көнне Балтач муниципаль районында яшәүче Александр һәм Анастасия Терентьевлар гаиләсендә Алена исемле кыз туды. Сабый Балтач районында беренче булып балалар кирәк-яраклары комплектына ия булды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 4 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасында даими яшәүче, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр бала өчен кирәк-яраклар җыелмасы белән тәэмин ителә. Комплектка кергән барлык продукция республика предприятиеләрендә җитештерелгән.
Чыгарылыш көнендә бүләк комплекты алынмаган очракта, гаилә (әтисе, әнисе, опекун) аны бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча яшәү урыны буенча бала тудыру йортында алырга мөмкин.
Бүләк комплектын алу өчен гаиләнең җан башына уртача керем күләме турында Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлеге тарафыннан бирелгән белешмә бирергә кирәк.