"Ышаныч" комплекслы үзәгендә Театр елына йомгак ясалды

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Театр елы узып китте. Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре дә Театр елына йомгак ясады.

Социаль хезмәт алучы яшьләрдә эстетик тәрбия формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү һәм инвалид балаларны социальләштерү максатыннан үзәк белгечләре ел дәвамында шәһәр мәдәният һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хәйрия нигезендә спектакльләргә баруны оештырды. Шулай итеп, социаль хезмәт алучылар Яр Чаллы курчак театрында 16 спектакль һәм Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында 3 спектакль тамаша кылды. Орган залында “Золушка на балу в органном королевстве” һәм “Что случилось у Федоры” музыкаль спектакльләрен карады, “Огниво” 16 нчы балалар иҗаты үзәгендә “Дискобремя” интерактив спектаклендә катнаштылар.

Традиция буларак үзәк белгечләре ел да социаль хезмәт алучыларны үзләре әзерләгән Яңа ел тамашасы белән сөендерә. Узган елның 25 декабрендә “Сорочьи проделки” исемле  тамашасын балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып карады.

Ел дәвамында төрле пландагы спектакльләрдә 983 социаль хезмәт алучы булды. Өйдә социаль хезмәт алучы инвалид балалар белән белгечләр ел дәвамында өстәл курчак спектакльләре куйдылар. Билгеле ки, уенда баланың дөньяны танып белү сәләте арта, аның хис-кичерешләре баетыла.

Моннан тыш, 11 яшүсмер Чаллы курчак театрында һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясендә булды, чара барышында балалар театр һөнәрләре дөньясы белән танышты.

Шулай итеп, Театр елы социаль хезмәт алучылар өчен файдалы узды һәм театр сәнгатенә тагын да зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International