Тәтеш һәм Минзәлә интернат-йортларында Иске Яңа елны билгеләп үттеләр

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

13 гыйнвар көнне, Иске Яңа елда, Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен "Кышкы утырулар" дип исемләнгән чара оештырылды.

Психолог Наталья Самаркина җитәкчелегендә пенсионерлар ерак борынгы атмосфераны тоемлады, гасырлар эченә күз салды, ничек яшәгәннәрен,  әби-бабаларыбызның ни турында хыяллануларын һәм нәрсәгә ышануларын белделәр. Очрашуда катнашучылар китап буенча фал ачты, йола җырларын искә төшерде. Очрашу самавыр янында чәй артында һәм "Вечера на хуторе близ Диканьки" фильмын карау белән тәмамланды.

Ә Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Л.Фәттахова һәм тәрбияче Г. Рогова "Иске ел борылыштан китәргә теләми" дигән бәйрәм чарасы үткәрде. Социаль хезмәт алучыларга бәйрәм традицияләре турында сөйләделәр.

Балалар шигырьләр сөйләде, табышмаклар чиште, конкурсларда катнаштылар. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар балачакны искә төшерде һәм Кыш Бабай һәм Кар Кызы сурәтләрен бизәделәр. Барлык катнашучылар да күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International