"Алтын көз" үзәгендә бәйрәм дәвам итә

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Ах, бу иске Яңа ел" дигән социаль-анимацион чара уздырды.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә узган чарада социаль хезмәт алучылар катнашты. Аларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр, мультфильм күрсәттеләр, конкурслар һәм викториналар үткәрделәр.

Соңыннан балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International