"Яңарыш" үзәгендә Рәхмәт көне

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

10 нчы гыйнвар көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Барысы да яхшы булырга тели, барысы да рәхмәт әйтә" дигән  күңел ачу чарасы  узды.

Чараның максаты - балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштыру, әдәпле сүзләрнең әһәмияте, игелеклелек, дуслык, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беркетү, бердәмлек, ярдәмләшү, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү.

Балалар җырлар башкарды, уеннар уйнады, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, төрле телләрдә ничек рәхмәт әйтүләрен белделәр, әти-әниләр өчен рәхмәт открыткалары ясадылар.

Мондый чаралар реабилитантларның бер-берсе һәм башка кешеләр белән аралашуында үз-үзләрен тоту күнекмәләренә, үз-үзеңне тоту культурасы турындагы төшенчәләрне киңәйтә, әдәпле, матур сүзләрдән файдаланырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International