10 гынварда Теләченең Үзәк авыл җирлеге территориясендәге авыл мәдәният йортында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең мөмкинлеге чикле балалары булган гаиләләр өчен "Наз” Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган “Кыш бабайга открытка” акциясендә катнашкан балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
"Наз" хәйрия фонды директоры Сәйфетдинова Нурания Фердобаевна район белән 12 елдан артык хезмәттәшлек итә, балаларны игътибардан читтә калдырмый. Инвалид балаларга Кыш Бабайдан бүләкләр, тәм-томнар, ә әниләргә бүлмә гөлләре тапшырылды.
Әлеге чарада Теләче, Иске Җөри, Сауш авылларыннан килгән балалар катнашты.