ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

"Иҗади остаханә" клубы уңаеннан Менделеевск муниципаль районы "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Кар бөртекләре" дигән мастер-класс үткәрде. Чарада социаль хезмәтләрдән файдаланучы сигез бала катнашты.

13 гынварда  Алабуга муниципаль районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре “Дөньяны матурлап күр” дип аталган иҗади эш үткәрде.

Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “Яңа ел уеннары” дигән темага спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Түбән Каманың "Балкыш" социаль приюты тәрбиячеләре  балалар һәм яшүсмерләр өчен үз шәһәрләрен, анда яшәүче кызыклы кешеләр турында күбрәк белсеннәр, Кече Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләсеннәр өчен шартлар тудыра.

13 гыйнварда Балтач районының Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахманов Гарифулла Габдрахманулы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

"Водоканал"  ҖЧҖ 55 хезмәткәренә 793,8 мең сум түләде.

Кышкы каникул вакытында Минзәлә районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллы дельфинариенда булды. Анда балаларны "Диңгез рапсодиясе" дигән кызыклы тамаша көтә иде.

14 гыйнварда Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

"Иске Яңа ел безгә кунакка ашыга " – халык иҗаты елы уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында узган музыкаль-уен чарасы әнә шулай атала. Чараның максаты: рус халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру.

13 нче гыйнварда Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында Иске Яңа елга багышланган "Яңа елны бəйрəм итү" темасына бəйрəмчə күңел ачу чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International