Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Шавганиевлар гаиләсен дүртенче сабыйлары туу белән котлады. Ринат һәм Руфинә Казанда беренче булып балалар кирәк-яраклары бүләк комплектын алды.
Сабыйга Ралина исеме кушарга ниятләгәннәр. Ул апасы һәм абыйсы кебек үк, 1нче бала тудыру йортында дөньяга килгән. Шавганиевлар гаиләсе инде ике кыз, җиде яшьлек Эвелина һәм дүрт яшьлек Карина, тиздән ике яшь туачак уллары Ниязны тәрбияли.
"Балалар - ул безнең тормышыбыз чәчәкләре, шатлык һәм бәхет. Зур гаилә - һәрвакыт яхшы", - дип уртаклаша бәхетле ата-ана.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан гаиләләре яңа туган балалар өчен бу ел башыннан бүләк комплектларын ала башлады. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 ел 4 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә ТРда даими яшәүче, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган, яңа туган балалары булган гаиләләр 2020 елдан балалар өчен кирәк-яраклар җыелмасы белән тәэмин ителә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүләк комплекты бала тудыру йортында ана белән бала өйгә кайтканда бирелә. Чыгарылыш көнендә бүләк комплекты алынмаган очракта, гаилә (әтисе, әнисе, опекун) аны бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча яшәү урыны буенча бала тудыру йортында алырга мөмкин.
Бүләк комплектын алу өчен гаиләнең җан башына уртача керем күләме турында Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлеге тарафыннан бирелгән белешмә бирергә кирәк булачак.