Яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдәге 80 гаилә һәм 48 күп балалы гаиләгә янгынга каршы рейд уздырды.
Комиссия әгъзалары ата-аналар белән торак бинада һәм урамда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдәге җаваплылык һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр.
Шулай ук электр үткәргечләрне карап чыктылар. Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне вакытында башкаруга, автоном янгын кисәтү җайланмаларына аерым игътибар бирелде. Белгечләр балигъ булмаган балалар белән өйдә, урамда, шугалакта, тауда куркынычсызлык кагыйдәләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, пиротехник эшләнмәләрне дөрес һәм куркынычсыз кулану турында сөйләштеләр.
Барлык гражданнарга да ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган белешмәлекләр тапшырылды. Гаиләләр үткәрелгән рейдка каршы чыкмады, аралашудан баш тартмадылар. Алар хезмәткәрләргә кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм куркынычсызлык турында искәртүнең артык булмавын билгеләп үттеләр.