10 гыйнвар көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортта социаль хезмәт алучылар өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган кызыклы чара оештырылды. Чараның максаты - яшәүчеләр арасында патриотизм рухын күтәрү.
ТАССР тарихы турындагы роликны караганнан соң, социаль хезмәт алучылар Татарстанга кагылышлы сәяси, мәдәни, икътисади, географик мәсьәләләр буенча фикер алышуда актив катнашты. Шулай ук татар телендә җырлар башкарылды.
Барлык катнашучыларның да кәефләре күтәренке булды.