"Астра" тернәкләндерү үзәгендә “Бөтен җирнең балалары дус” дигән дәрес үтте

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә балаларга “Бөтен җирнең балалары дус” дип аталган дәрес  оештырылды.

Әлеге чараның максаты балаларда төрле милләт кешеләре арасында “дуслык” төшенчәсен формалаштыру торды.

Балалар төрле материклар буенча интерактив сәяхәт ясады һәм төрле балалар белән танышты. Аларның туган җирен, милли кием-салымнарын, гореф-гадәтләрен күрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International