"Гармония" үзәге белгечләре профилактик рейдлар үткәрде

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган сишәмбе көнне Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре кичке рейд оештырды. Әлеге чара ведомствоара учетта торучы гаиләләр белән колачланды.

Даими рейдларның максаты - торак һәм җылылык мичләрен, электр үткәргечләрнең торышын, шулай ук мондый гаиләләрдә балаларның яшәү шартларын тикшерү.

Профилактик чаралар барышында белгечләр балаларга шырпы белән ни өчен шаярырга ярамавын һәм янгын чыккан очракта янгын сүндерүчеләрне нинди телефон аша чакыртырга кирәклеген аңлаттылар. Белгечләр барлык ата-аналар белән аңлату әңгәмәләре үткәрде, аларга белешмәлекләр тапшырды. Анда янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру ысуллары җентекләп тасвирланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International