Шушы көннәрдә Югары Ослан район үзәк хастаханәсе базасында "Өмет утравы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү буенча белгече Анна Мөхәммәтҗанова булачак әниләр өчен "Аистенок" клубының чираттагы дәресен үткәрде.
Дәрескә республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Бажа Джабраилова чакырылган иде. Ул 2020 елдан җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган, Татарстан Республикасында даими яшәүче, бала туган гаиләләр сабый кирәк-яраклары белән тәэмин ителәләр, дип сөйләде.
Мөдир йөкле хатын-кызларга әлеге бүләк комплектка хокукны билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача кереме күләме турында белешмә бирү тәртибен аңлатты.
Дәрес ахырында чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, аларга тулы җавап алдылар. Барлык катнашучыларга "Яңа туган балалы гаиләләргә бүләк комплектлары бирү турында" мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.