Биектауның 900ләп өлкән яшьтәге авыл кешесе "Өлкән буын" проекты чаралары белән колачланды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Биектау муниципаль районы үзәк хастаханәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарны "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан медицина оешмаларына илтүне оештыру буенча эш дәвам итә.

Көн саен профилактик карау һәм диспансеризацияне узу өчен район үзәк хастаханәсенә, фельдшер-акушерлык пунктларына һәм амбулаторияләренә 10-15кә кадәр өлкән яшьтәге кешене китерәләр.  2019 елның сентябреннән декабренә кадәр 895 өлкән яшьтәге гражданга хезмәт күрсәтелгән, план буенча 880 кеше иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International