Тукай муниципаль районының "Шәфкать" үзәге психологы йөкле хатын-кызлар белән чара үткәрде

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

14 нче гыйнварда "Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру" технологиясен тормышка ашыру уңаеннан Тукай үзәк район хастаханәсендә районындагы  "Шәфкатъ" халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы - Насырова Ләйсән дәрес оештырды.  Дәреснең темасы "Ана булырга психологик әзерлек".

Дәреснең максаты йөкле хатын-кызларның яңа социаль ролен кабул итәргә булышу, җиңел бала табуга һәм яхшы вакыйгаларга ышаныч күтәрү. Дәреснең төп бурычы - хатын-кызларның йөклелекне ничек кичергәнен ачыклау, психоэмоциональ хәлне тотрыклыландыру өчен файдалы ысуллар белән таныштыру, социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында мәгълүматны бирү.

Дәрес башында йөкле хатын-кызларга "Минем йөклелек" (Филиппова Г.Г.) дигән тест үтәргә тәкъдим ителде. Аннан соң психолог йөклелек белән бәйле үз хисләрен аңларга һәм кабул итәргә тәкъдимнәр, психологик белем бирде. Чарада Тукай муниципаль районының 17 йөкле хатын-кызы актив катнашты һәм алар алга таба мондый дәресләргә йөрергә теләкләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International