Балык Бистәсе районында "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Демография" илкүләм проекты уңаеннан 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, расланган график нигезендә, "Доверие - Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өчен бүлеп бирелгән махсус автомобильдә, Балык Бистәсе муниципаль районының медицина оешмаларына медицина тикшерүе уздыру өчен китерү дәвам итә.

Агымдагы елның 9 гыйнварыннан Котлы Бөкәш табиблык амбулаториясендә 76 өлкән яшьтәге гражданга медицина тикшерүен уздырдылар. Әлеге илкүләм проектта катнашучы өлкән яшьтәге гражданнар үзләренә күрсәтелгән игътибардан бик канәгать һәм медицина учреждениеләренә йөртүне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International