Кышкы тантаналар дәвам итә…

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Иске Яңа ел - ул традицион кышкы тантаналарны озайта торган күңелле бәйрәм. "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  ведомствоара социаль патронажда торучы  17 гаиләдә тәрбияләнүче  балалар өчен "Энергетик" мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Иске Яңа елны каршылыйк" дип исемләнгән социаль-анимацион чара узды.

Балалар өчен биюләр, күңелле җырлар белән уен программасы оештырылды. Әкият персонажлары балалар белән уйнады, аларга кызыклы тарих сөйләде, күңел ачтылар. Шулай ук төрле конкурслар һәм биремнәр чарага шатлык өстәде.

Уеннардан соң барлык кунаклар театральләштерелгән тамашада катнашты, соңыннан барлык балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International