Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Әфганстан сугышында катнашкан Кабанов Юрий Анатольевич яши.
Тугызынчы сыйныф укучыларының дәүләт имтиханнары бирү вакыты якынлаша. Әгерҗе муниципаль районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче балалар бу кирәкле сынауга җаваплы карый.
Аксубай муниципаль районында "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр мультфильмнарны үзләре ясый. Приют каршында эшләүче "Мульти-пульти" түгәрәге балаларга мультимедиа проектларын төзергә, конструкцияләргә, рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.
16 гыйнварда Казанда Татарстан халкына дәүләт социаль ярдәме хезмәтләрен цифрлаштыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
16 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә стационар һәм ярымстационар шартларда социаль хезмәт күрсәтүнең тәртибе үзгәрү сәбәпле, ата-аналар җыелышы узды, анда 35 ата-ана катнашты.
Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә балалар белән “Өйдә куркынычсызлык” дигән гамәли дәрес узды.
Раштуа каникулында Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова балалар белән бергә патриотик тәрбия программасын тормышка ашырды. Алар Ленинград блокаднигы Вил Хәсәновның хәлен белде.
Буа муниципаль районында "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары ТАССРның 100 еллыгына багышланган төркемле дәрес уздырды. "Преодоление" клубы әгъзалары булган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше турында сөйләштеләр.
"Мичман" ҖЧҖ бер хезмәткәре алдында 130,0 мең сумлык әҗәтен түләде.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә остаз-укытучы Галина Баглаева җитәкчелегендә "Креатив" мәктәп-студиясенең чәчтараш-укучылары килде.