"Өлкән буын" проекты уңаеннан гыйнварда Югары Ослан районында яшәүче 68 кеше диспансерлаштыру узачак

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Югары Ослан районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре узу өчен район медицина оешмаларына китерү буенча эш дәвам итә. Чаралар үлем-китем һәм инвалидлыкның төп сәбәбе булган иң куркыныч авыруларны иртә ачыклау максаты белән үткәрелә.

Югары Ослан муниципаль районындагы "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан 2020 нче елның гыйнвар аенда ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны районның медицина оешмаларына 68 кеше китерү планлаштырыла.  Автотранспортны нәтиҗәле файдалану максатыннан үзәк белгечләре медицина оешмалары белән берлектә өлкәннәр исемлеген алдан ук әзерләгән, автотранспорт хәрәкәте маршрутларын һәм графикларын билгеләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International