Гаиләгә тәрбиягә алынган әбине 90 яшьлеге белән котладылар

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Зәй-Каратай авылында яшәүче тыл ветераны Рабига Вәлиулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ялгыз Рабига апаны картлар йортыннан 2017 елның сентябрендә гаиләгә тәрбиягә алдылар.

Яңа гаиләдә әби кайгыртучанлык тоеп яши. Күп балалы гаиләдә ул - әби статусында. 

Рабига Вәлиулла кызы ил өчен авыр елда туган. Дәһшәтле сугыш еллары, сугыштан соңгы авырлыкларны тулысынча сынаган. 

Юбилей көнендә аны котларга Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы М.Идиятова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре килде. Гаиләнең даими кунаклары - "Рәйхан" авыл ансамблендәге "көмеш яшь" волонтерлары бәйрәм бүләк итте. Юбиляр татар борынгы җырларын тыңлады. Рабига Вәлиулла кызы; “карт көнемдә Аллаһуга мактау булсын!” - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International