20 гыйнварда "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Алабуга шәһәренең тарихи урыннары буйлап экскурсия үткәрелде.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Комда могҗизалар тудыру" дигән темага мастер-класс үткәрде.
2020 елның 22 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 564 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 22 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 196 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 52 кешегә кимрәк.
"Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан Буа муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны үзәк район хастаханәсенә китерү эше дәвам итә. Китерүнең максаты - планлы дәвалау-диагностика чараларын, диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен тормышка ашыру.
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар буенча коллективның отчет җыелышы булып узды.
17 гыйнварда Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләрнең эшсез гражданнар белән очрашуы оештырылды. Очрашуда "Таттелеком" ГАҖ һәм "Либерти" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
20 гыйнварда Әлмәт мәшгульлек үзәгендә инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре тарафыннан төзелгән предприятиеләрдә физик мөмкинлекләре чиклеләрнең эш урыннарын саклауга бәйле чыгымнарны каплауга республика бюджетыннан субсидия бирү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
Балалар һәм яшүсмерләрнең деструктив үз-үзләрен тотышын кисәтү максатыннан 17 гыйнварда Биектауның "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы профилактик дәрес үткәрде.
17 гыйнварда Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгендә барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәдә 16 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.